+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
28 апрель 2025, 07:55

Күршеләргә кайда еш зарланалар?

Узган елда, күршеләргә зарланып, полициягә 27 мең шикаять язганнар.

Күршеләргә кайда еш зарланалар?Күршеләргә кайда еш зарланалар?
Күршеләргә кайда еш зарланалар?

Күршеләренә иң еш зарланучылар Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә яши. Узган елда полициягә уфалылар 13 мең һәм стәрлетамаклылар 3,5 мең мөрәҗәгать язган. Бу хакта «Честно говоря» программасында Полиция участок уполномоченныйлары һәм юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Эльмир Шакиров хәбәр итте.

Гаризаларның 5-8 проценты республиканың башка зур шәһәрләре һәм районнарына туры килә, ә авылларга — 2 процент. Барлыгы исә, ведомство вәкиле мәгълүматлары буенча, узган елда 27 мең шундый шикаять килгән.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас