+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
1 Мая 2025, 12:35

Әбекәйгә 115 яшь тулган

Планетада яшәүче иң өлкән кеше турында нәрсәләр билгеле?

Әбекәйгә 115 яшь тулганӘбекәйгә 115 яшь тулган
Әбекәйгә 115 яшь тулган

Бөекбританиядә яшәүче 115 яшьлек Этель Кейтерем, планетада яшәүче иң өлкән кеше дип танылган, дип хәбәр итә Британиянең “Telegraph” гәзите.

Шушы көннәрдә “Франс Пресс” агентлыгы планетада яшәүче иң өлкән хатын-кыз, Бразилия монахинясы Ина Канабарра Лукасның 116 яшендә үлүе турында хәбәр иткән.

"Эдуард VII дәверендә туган 115 яшьлек британка планетада иң өлкән яшәүче кеше булып билгеләнде", — диелә гәзит хәбәрендә.

“Telegraph” ачыклаганча, Кейтерем 1909 елның 21 августында туган. Ул шулай ук тарихта Бөекбританиянең иң өлкән яшәүчесе һәм король Эдуард VII идарә итүен күргән соңгы кеше булып тора.

 

 

 Источник: Кадр из видео

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас