

Дуслар-туганнар бергә җыелу, аралашу һәм учакта кыздырылган ит белән сыйлану өчен яхшы форсат бу көннәр. Әмма балаларга шашлыкны саклык белән бирергә кирәк, ди Русия балалар клиник дәваханәсенең Консультатив-диагностик үзәге табиб-гастроэнтерологы Екатерина Грязнова. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.
Табиб билгеләвенчә, шашлык ит, балык, яшелчәләр кебек организм үсеше өчен кирәкле ризыкларны үз эченә ала. Әмма аларны әзерләгәндә югары температура режимы, яну продуктлары туплану сәбәпле, бу ризыкны артык күп күләмдә куллану ашказанында авырлык хисе тудырырга мөмкин, бигрәк тә кечкенә балаларда. Шуңа күрә, баланың яшенә карап, шашлык ашауны чикләргә киңәш ителә.
"2-3 яшькә кадәрге балаларга шашлык ашатырга бөтенләй киңәш ителми. Зуррак яшьтәге балаларның рационына аны кертә башларга мөмкин (1-2 кисәк). Әмма сүз түбән температурада һәм ысландырмыйча, майсыз ит сортларыннан (тавык, балык) әзерләнгән шашлык турында бара. Артык күп ашаудан саклану өчен баланың көндәлек ашый торган нормасын истә тотарга кирәк", - дип киңәш бирде табиб.
Аның сүзләренчә, итнең майлы сортларыннан әзерләнгән шашлык балалар өчен түгел. Аларга шашлык әзерләгәндә балыкка өстенлек бирергә кирәк. Шулай ук кыздырган вакыттта махсус сыекчалар яки бензинлы кушылмалар кулланырга ярамый. Әгәр дә шашлыкның бер өлеше янса, аны кисеп алырга кирәк, чөнки анда канцерогеннар булачак.
Аш серкәсе салынган маринад һәм әче, борычлы тәмләткечләр белән дә сак булырга кирәк. Балалар өчен итне лимон суты, минераль су, тәмләткеч үләннәр белән маринадларга мөмкин, ди табиб.
Автор фотосы.