

Воронеж дәүләт университеты тикшеренүчеләре һәм халыкара белгечләр командасы кариес китереп чыгаручы бактерияләр үсешенә комачаулый торган теш эмале өчен элпә уйлап тапканнар. Аларның эш нәтиҗәләрен “Biomaterials Science” журналы бастырып чыгарган.
Бу антибактериаль нанокомпозит пленка теш структурасын чагылдыра. Аны куллану бернинди авырту һәм уңайсызлык тудырмый: катнашма теш өслегенә тарала, ә 30 минуттан соң ката һәм саклагыч элпә барлыкка китерә.
Инновацион эшләнмә тешләрдә таш һәм юшкын барлыкка килүне, кариес үсешен булдырмый, ул, шулай ук, теш структурасын тергезүгә дә ярдәм итә. Микрокатылыгы буенча материал теш эмаленнән 10-20 процентка гына калыша. Тешләргә ул бик тыгыз урнаша, шуңа күрә уңайсызлык тудырырга тиеш түгел, ди галимнәр.
Саклагыч пленканың куллану вакыты һәм нәтиҗәлелеге әлегә сыналмаган, тикшеренүләр дәвам итә.
Фото: lifehacker.ru