

Уфада Ботаника бакчасында «Ылыслы сакура» чәчәк ата башлады. Бу хакта Көньяк Урал ботаника бакча-институты социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итә.
"Язын бакчада алсу чәчәкле сакуралар гына игътибарны җәлеп итеп калмый. Язгы киемне ылыслы агачлар да кигәннәр. Чыршыларда алсу һәм кызгылт төстәге “шәмнәр” пәйда булды, бу матурлык беркемне дә битараф калдырмый. Чыршыдагы бу күркәләрне макро-һәм микростробиллар дип атыйлар», — дип аңлаталар Ботаника бакчасында.
Бакча хезмәткәрләре сүзләренә караганда, «Ылыслы сакура» таҗлары озак сакланмаячак. Якынча бер атнадан чәчәк таҗлары коелачак.
Фото:Южно-Уральский ботанический сад-институт