+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 Май 2025, 05:55

Лилияләрне тәрбияләргә вакыт

Алар җәен шау чәчәктә утырсын, дисәгез, вакытында ашлама белән тукландырыгыз.

Лилияләрне тәрбияләргә вакытЛилияләрне тәрбияләргә вакыт
Лилияләрне тәрбияләргә вакыт

Бакчаларда лилияләр дә баш калкытты. Алар җәй айларында шау  чәчәктә утырсын, дисәгез, вакытында ашлама белән тукландыру мөһим. Бакча яме – лилия чәчәге өчен аммиак селитрасы — язын иң яхшы тукландыру чараларының берсе. Нәкъ менә шул чорда бу чәчәккә яшел масса арттыру һәм шуннан соң гына чәчәккә бөреләнә башлау мөһим.

Тәҗрибәле биолог, бакчачы Ирина Сушилова лилияләр өчен бары тик ике ингредиенттан — аммиак селитрасыннан һәм судан торган туклыклы эремә әзерләргә киңәш итә. Моның өчен бер аш кашыгы препаратны бер чиләк суда эретергә һәм үсемлекләргә сибәргә кирәк.

Шунысы мөһим: лилияләрне болай тукландыруны язгы чорда гына башкарырга ярый. Эксперт туфракта азотның артык булуын булдырмаска киңәш итә. Югыйсә, артк азот лилияләрнең яфрак массасы артуга һәм чәчәк атуын акрынайтуга китерәчәк.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас