+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 Мая 2025, 12:55

Путин шоколад ярата

Александр Лукашенко аңа бик тәмле шоколад бүләк иткән.

Путин шоколад яратаПутин шоколад ярата
Путин шоколад ярата

Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә үзенең резиденциясе буйлап экскурсия вакытында Белоруссиядәге коллегасы Александр Лукашенко бүләк иткән тартмадагы шоколадларны күрсәткән.

Русия лидеры тәмлекәчләр белән журналист Павел Зарубинны да сыйлаган.

"Белоруссия шоколадлары бик тәмле. Әгәр теләсәгез, мин сезне сыйлый алам", — дип тәкъдим иткән Путин. Ул бу шоколадларны аңа Александр Лукашенко бүләк итүе турында да сөйләгән.

Бүген, 4 майда, "Русия. Кремль. Путин. 25 ел" тапшыруы “Россия 1”телеканалында эфирга чыгачак. Анда Владимир Путин соңгы 25 елда илдә һәм дөньяда булган вакыйгалар турындагы мөһим сорауларга җавап бирәчәк. Бу турыда Павел Зарубин хәбәр итә. Фильм аның җитәкчелегенең 25 еллыгына багышланган. Владимир Путин беренче тапкыр Президент итеп 2000 елның мартында сайланды һәм шул ук елның маенда бу вазыйфага кереште.

Фото:РИА Новости

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас