

Башкортстанда иртә чәчәк атучы үсемлекләр серкә очыра башланды. Шул сәбәпле, дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда поллиноз белән җәфаланучы пациентлар да бермә-бер артты. Экспертлар фаразлавынча, бу язда аллергия белән җәфаланучыларга иң күп проблеманы каен, шулай ук май башында чәчәк атучы башка агачлар һәм куаклар китерәчәк.
Яндекс сервислары мәгълүматлары буенча, серкәләрнең югары активлыгы бүген һәм якын көннәрдә каеннарның чәчәк атуы аркасында көтелә. Гомум кабул ителгән фикергә каршы, аллергиклар өчен чын куркынычны бөҗәкләр (алмагач, сирень) серкәләндерә торган чәчәкле үсемлекләр түгел, ә җил белән серкәләнүче үсемлекләр тудыра. Эксперт бәяләвенчә, алар бик күп серкә җитештерә һәм яфраклар чыкканчы чәчәк ата. Аларның серкәләре дистәләрчә, йөзләрчә һәм хәтта меңнәрчә километрларга оча ала, шуңа күрә аллергиклар авырулары көчәюнең чын сәбәбен сизми дә калырга мөмкин.
Бөҗәкләр серкәләндергән үсемлекләрнең серкәсе дә аллерген булырга мөмкин. Әмма аның һавадагы концентрациясе аз һәм, кагыйдә буларак, кешеләр өчен куркыныч тудырмый.
Белгечләр билгеләвенчә, аллергиядән җәфаланучы кешеләргә язгы кояшлы көннәр башлануга ук сак булырга кирәк. Мөмкин булганча урамда иртән, кич яисә яңгырдан соң йөрергә кирәк. Серкә белән контакт азрак булсын өчен ябык кием, баш киеме киеп йөрергә кирәк, бу – өйгә серкә «ияртеп» кермәскә булыша. Җилле көнне тәрәзәләрне ачмаска кирәк, бүлмәләрне иртә таңнан яки кич җилләтергә.
Автор фотосы.