+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 Май 2025, 10:45

Путинның оныклары Кремльгә керә аламы?

Бу сорауга ил башлыгы үзе җавап бирде.

Путинның оныклары Кремльгә керә аламы?Путинның оныклары Кремльгә керә аламы?
Путинның оныклары Кремльгә керә аламы?

Оныкларының Кремльгә килүе турында Владимир Путин журналист Павел Зарубинга интервью барышында сөйләде. Русия лидерының Зарубин белән әңгәмә кадрлары “Telegram” да басылган.

Русия Президенты Владимир Путинның оныклары Кремльгә кайчан телиләр шунда килә ала, ләкин алар картәтиләрен алдан кисәтергә тырыша, чөнки аның эш үзенчәлекләрен яхшы аңлыйлар.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, аның эш режимын “ялсыз” сүзе белән тасвирларга мөмкин, һәм бу якыннары белән очрашуга чикләүләр куя.

"Оныкларым алдан ук кисәтергә, алар белән күрешү өчен минем кайчан кыска вакытлы тәнәфесем булачагын сорарга тырыша",-дип сөйләде Путин.

 

Фото: Legion-Media

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас