+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
7 Мая 2025, 12:35

Ата мәче өч төсле буламы?

Бу сорауга респондентларның 49 проценты ялгыш җавап биргән.

Ата мәче өч төсле буламы?Ата мәче өч төсле буламы?
Ата мәче өч төсле буламы?

Русиялеләрнең фәнни грамоталалыгын тикешерү буенча оештырылган “Ачык лаборатория” акциясендә 100 меңнән артык кеше катнашкан.

Катнашучыларның 49 проценты ата песиләр өч төсле була дип ялгышкан. Чынында исә, ана песиләр генә берьюлы өч төскә ия була ала.

“Лаба” акциясе вакытында нерв күзәнәкләре тернәкләнә аламы дигән сорауга өлкән яшьтәгеләр “юк”дип җавап бирсә, яшьләр моны миф дип атаган. Чынлап та, бүген галимнәрнең күпчелеге бу фикер белән килешми, алар нейроннар өлкән яшьтәге кешеләрдә дә яңадан туарга сәләтле дип ышана.

Русияләлеләр акциядә төпле белемнәрен дә күрсәтмичә калмаган, әлбәттә. Мәсәлән, левитация турында яхшы белүләре билгеле. Кеше канындагы кызыл төс андагы тимернең күрсәткече булып торуы турында да катнашучыларның күпчелеге дөрес җавап биргән.   

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас