

Ни өчен кайбер кешеләр белән кыска вакытлы аралашудан соң да арыганлык хисе туа? Бу күренеш “эмоциональ хәлсезлек” дип атала һәм аның сәбәпләрен психологлар болай аңлата.
Белгечләр фикеренчә, аралашудан соң арыганлык тою сәбәпләренең берсе – социаль рольләрне үтәү зарурлыгы. Очрашу вакытында кеше әдәпле, тыйнак, кирәгеннән артык яхшы һәм бәхетле булып күренергә омтыла. Шул ук вакытта үз фикерләре, кичерешләре еш кына әйтелми, яшерелеп кала, бу шактый когнитив көч таләп итә. Асылда, сөйләшү эчке көчне туплау һәм сарыф итүне таләп итә торган психологик тамаша формасына әверелә.
Аруның тагын бер сәбәбе – кеше “жилетка” ролен үти, ягъни мәҗбүри тыңлаучыга әверелә. Мондый очракларда ул үз өстенә чит кешенең хис-кичерешләр ташкынын гына кабул итеп калмый, теләктәшлек күрсәтергә дә омтыла. Сөйләгәнне тыңлап, баш кагу, хуплау, тынычландыру, кызгану сүзләре әйтү дә эмоциональ йөкләнешкә китерә. Гади сүзләр белән әйтсәк, кеше зары бик арыта.
Күңелсез, сезнең өчен кызыклы һәм кирәге булмаган аралашу да күңелдә арыганлык тудырырга мөмкин.
Мондый аралашулардан соң рухи көчне кайтару өчен психологлар ял итәргә тәкъдим итә: яраткан музыкаңны тыңлау, китап уку, су коену яисә яхшы фильм карау.
Автор фотосы.