+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
8 Май 2025, 05:40

Тугызынчы каттан очып барганда тотып калган

12 яшьлек малайның  сабыйның гомерен саклап калуы чын могҗизага!

Тугызынчы каттан очып барганда тотып калганТугызынчы каттан очып барганда тотып калган
Тугызынчы каттан очып барганда тотып калган

Мәскәү өлкәсендә 12 яшьлек укучы дүрт яшьлек сабыйның гомерен саклап калган. Бала тугызынчы каттан егылып төшкән вакытта малай аны тотып калган.

Чын могҗиза Мәскәү янындагы Домодедовода булган. Дагыстанда туган 12 яшьлек Әмир Абашев дуслары белән урамда уйнап йөргән. Шул вакытта балалар якындагы йортның 9нчы каттагы ачык  тәрәзәсендә сабыйның тәрәзәне бер ачып, бер ябып уйнавын күргәннәр. Ә аннары бала кәрнизгә чак тотынып өлгерә. Нәни куллары белән асылынып торган баланы күрүгә, Әмир яшен тизлегендә күпкатлы йорт янына йөгереп килә. Фаҗигагә берничә секунд кала... Иң гаҗәпләндергәне, малай сабыйны җиргә килеп төшкәнче тотып өлгерә...

"Ул биш минут тәрәзә төбендә уйнады, аннары кәрнизгә тотынып, ике-өч минут асылынып торды, шул вакытта мин йөгереп килдем, очып төшкәндә тотып алдым. Бу вакытта дусларым янәшәмдә булды. Зурлардан урамда бер ир бар иде, ләкин ул ераграк иде, мин тәрәзә астына ук бастым”, — дип сөйләгән алтынчы сыйныф укучысы.

Тугызынчы каттан егылып төшкән малайга нибары дүрт яшь. Хәзерге вакытта ул дәваханәдә. Бәрелүдән зур булмаган сыну алган. Хәзер баланың гомеренә берни дә янамый.

Әмирнең кыюлыгы, җитезлеге, хәлиткеч вакытта тиз генә карар кабул итүе сокландыра. Батыр малайга дөрес тәрбия бирүче әти-әнисенә афәрин!

Фото: 1tv.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас