+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
8 Мая 2025, 14:10

Тузганак чәен эчеп калыгыз!

Табигатьнең даруга тиң бу нигъмәте иммунитет өчен аеруча файдалы.

Тузганак чәен эчеп калыгыз!Тузганак чәен эчеп калыгыз!
Тузганак чәен эчеп калыгыз!

Сап-сары келәм булып, тузганаклар чәчәк атты. Элек-элекән бу үсемлекнең чәчәкләре дә, яфраклары һәм тамыры да халык медицинасында актив кулланыла.

Тузганак чәе организм өчен аеруча файдалы санала. Бу үсемлектән ясалган чәй иммунитетны ныгытырга, ашкайнатуны яхшыртырга һәм организмны чистартырга ярдәм итә. Ул организмнан токсиннарны һәм артык сыеклыкны чыгарырга булыша, бәвел куу сыйфатына ия.

Тузганак чәен әзерләү өчен аның чәчәкләрен экологик чиста, юллардан һәм сәнәгать объектларыннан ераграк урыннан җыегыз. Халык медицинасы белгечләре, үләнчеләр тузганакларны юмаска киңәш итә, чөнки алардан серкәсе юыла. Ләкин шикләнсәгез, аларны юу яхшырак.

Тузганак чәе әзерләү учен чәчәкләрнең сары өлешен генә аерып алыгыз, яшел өлеше: чәчәк түшәге һәм кәсә яфракчыклары кисеп ташлана.  Болай әзерләгән чәй йомшак, тәмле һәм хуш исле була.

Ә төнәтү гади чәй әзерләгән кебек — 6-7 тузганак чәчәгенең сары өлешен чәйнеккә салыгыз, өстенә 500 мл кайнар су коегыз һәм капкачын каплап, 10-15 минутка калдырыгыз.

Тузганак чәен ашарга 30-40 минут кала эчү күпкә файдалырак. Чәйне бал, лимон салып эчәргә дә була. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас