

Финанс белгечләр ассызыклавынча, акчасызлыктан җәфаланган кешеләр бер үк өч хатаны ясый.
1. Бюджетны контрольдә тотмый. Артык көчле контроль - стресска, ә аның булмавы кесәдә һәрвакыт җилләр уйнауга китерергә мөмкин. Әгәр дә сез үз керем-чыгымнарыгызны контрольдә тотмыйсыз икән, беркайчан да акчаның кая китүен аңламаячаксыз. Чыгымнарны төгәл исәпкә алмыйча, моны аңлау кыен. Сез акчаны эшләгәнгә караганда күбрәк сарыф итәчәксез, чөнки чыгымнарны күзаллый алмыйсыз. Нәтиҗәдә даими рәвештә акча җитмәү хисе барлыкка килә, хәтта яхшы эш хакы алып эшләгән очракта да. Шуңа күрә керемнәрне һәм чыгымнарны язып барыгыз һәм бюджетны бер айга алдан планлаштырыгыз. Шулай ук, хезмәт хакыннан ким дигәндә 10 проценты җыеп кую яхшырак, ди белгечләр.
2. Хезмәт хакыннан аванска кадәр яши. “Финанс мендәр” булмау көтелмәгән чыгымнар алдында югалып калырга мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә, көтелмәгән чыгым бурычка акча алырга яисә кредитка “чумарга” мәҗбүр итә. Һәр хезмәт хакының кимендә 5-10 процентын җыеп барыгыз, резерв фонд булдырыгыз.
3. Ташламаларга алдана. Ташламалар белән мавыгу кирәкмәгән чыгымнарга китерә. Еш кына кешеләр үзләренә кирәк булмаган әйберләрне ташлама белән сатылганга гына ала. Шулай итеп, экономия иллюзиясе барлыкка килә, ә чынлыкта акча кирәкмәгән, соңыннан киелми, кулланылмый торган әйберләрне, ашалмый чүп савытына түгелгән ризыкны сатып алуга китә.
Белгечләр вәгъдә итүенчә, шушы өч гадәтне үзегездә җиңәргә өйрәнсәгез, финанс хәлегез күпкә яхшырачак.
Автор фотосы.