+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
13 Май 2025, 11:15

«Арктур» сәләтлеләрне эзли

Уфада X «Арктур» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының финалы старт алды.

«Арктур» сәләтлеләрне эзли«Арктур» сәләтлеләрне эзли
«Арктур» сәләтлеләрне эзли

Бәйгедә иң яхшы өстәмә белем бирү педагоглары ачыкланачак.

Арктур — ул күктәге иң якты йолдызларның берсе, яз, җәй башында ачык күренә. Әлеге конкурста да яңа "йолдыз"лар кабыначак. Форумда илебезнең төрле төбәкләреннән 250 өстәмә белем бирү педагогы катнаша, алар арасында — 111 конкурсант. Әлбәттә, читтән торып үтә торган тур җиңүчеләре арасында Башкортстан педагоглары, өстәмә белем бирү оешмалары да күп кенә.

«Арктур» форумы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып та тора. Балаларның сәләтләрен үстерү буенча эшләгән педагоглар өчен бу бик мөһим чара.

Форумда катнашучыларны Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә, «Патриот» паркына, Турахан мавзолеена сәяхәт көтә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас