+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
14 Мая 2025, 09:25

Теплицагызга кырмыскалар ояладымы?

Алардан химиясез генә котылуның бер чарасы бар.

Теплицагызга кырмыскалар ояладымы?Теплицагызга кырмыскалар ояладымы?
Теплицагызга кырмыскалар ояладымы?

Кырмыска үсемлекләргә зыян китерә. Алардан химиясез генә ничек котылырга? Иң нәтиҗәле ысул – суган кабыгы төнәтмәсе. Бу өчләтә файдалы: бөҗәкләрне юк итә, туфракны зарарсызландыра һәм табигый ашлама буларак та файдалы.

Төнәтмә әзерләү өчен бер литрлы банкага суган кабыгы тутырыгыз, кайнар су салыгыз һәм 4-5 көн тотыгыз. Әзер төнәтмәне 10 литр суга салып, кырмыскалар тупланган урыннарга сибегез. Эшкәртүне 10-14 көн саен кабатлагыз, бу үсентеләр өчен дә һәм туфрак өчен дә файдалы.

Мондый төнәтмә кырмыскаларны куркытып кына калмый, үсемлекләрне гөмбә авыруларыннан да саклый, туфракны файдалы матдәләр белән баета. Экологик, арзан һәм әзерләү дә күп вакытны алмый.

Ә сез кырмыскалар белән ничек көрәшәсез, дуслар?

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас