+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
15 Май 2025, 08:40

Форточкодан көтелмәгән “кунак” очып кергән...

Котың да очар шул!

Форточкодан көтелмәгән “кунак” очып кергән...Форточкодан көтелмәгән “кунак” очып кергән...
Форточкодан көтелмәгән “кунак” очып кергән...

Уфаның Менделеев урамындагы күпкатлы йорт фатирына ярканат очып кергән. Чакырылмаган "кунак" төнлә 8нче каттагы форточка аша очып кергән һәм идәндә, батарея янында урнашкан. Хуҗабикә аны үзаллы тотып алырга батырчылык итмәгән, шуңа да куркуыннан коткаручыларны чакырткан.

Чакыру буенча килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре  ярканатны тотып, иреккә чыгарганнар.

Коткаручылар билгеләвенчә, мондый хәлләр өстенлекле саналмый. Алар, беренче чиратта, кешеләрнең гомеренә куркыныч янаган очракларга чыга.

 

Фото: МЧС по РБ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас