Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 Май 2025, 14:55

Бал корты яисә шөпшә чакса нишләргә?

Кайбер кешеләрдә, бигрәк тә балаларда, көчле аллергия булырга мөмкин. 

Бал корты яисә шөпшә чакса нишләргә?
Бал корты яисә шөпшә чакса нишләргә?

20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне.

Башкортстан буенча Роспотребнадзор белгечләре умарта, шөпшә, төклетура һәм кигәвен тешләү куркынычы турында искә төшерә. Алар авыр аллергик реакция тудырырга мөмкин, хәтта бөҗәкләр тешләүгә ул кадәр сизгер булмаган кешеләрдә дә.

Бөҗәк тешләгәндә гадәти реакция: шул урын авырта, кызарып тора, кычыта һәм бераз шешеп китә.

Хәвефле сигналлар: тән буйлап кызыл тимгелләр тарала, бит, ирен, тел шешеп чыга, һава җитми, эч авырта, эч китә.

Бөҗәк тешләгәннән соң симптомнар никадәр тизрәк барлыкка килсә, фараз шулкадәр начаррак.

Аеруча сизгер кешеләрдә үзләренең аллергиягә бирелүчән булулары турында мәгълүмат булган махсус медицина беләзеге булырга тиеш.

Бөҗәкнең организмга эләгүе (азык яисә сыеклык йотканда) аеруча куркыныч: тамакның кинәт шешеп чыгуы үлемгә китерергә мөмкин.

Белгечләр киңәш итүенчә, укны алганнан соң, яраны тиз генә сабынлы су белән юыгыз һәм авыртуны, шешүне киметү өчен шул урынга боз куегыз.

* Аллергиянең беренче билгеләре булганда, зыян күрүчегә антигистаминнар (преднизолон, димедрол, супрастин) бирегез.

* Дарулардагы антигистаминнар куркыныч реакцияләрне ашыгыч рәвештә туктатуга караганда, профилактик яктан нәтиҗәле.

* Адреналин куллану көчле аллергия булганда гына үзен аклый, чөнки бу препарат кыска вакытлы тәэсир итә һәм пациентның хәлен күзәтүне таләп итә.

 

Фото: pixabay.com

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас