+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
21 Мая 2025, 10:30

Пәрдәнең идәнгә салынып торуы дөресме?

Белгечләр фикере сезгә дә кызыклы булыр, дуслар.

Пәрдәнең идәнгә салынып торуы дөресме?Пәрдәнең идәнгә салынып торуы дөресме?
Пәрдәнең идәнгә салынып торуы дөресме?

Пәрдәләрнең нинди озынлыкта булырга тиешлеген билгеләү күп факторларга бәйле: бүлмәнең зурлыгына һәм билгеләнешенә, яктырту дәрәҗәсенә һәм дизайн үзенчәлекләренә. Белгечләр нигез итеп алырга тәкъдим итә торган берничә стандарт бар:

Идәнгә кагылыр-кагылмас торган пәрдәләр – иң идеаль вариант, ул теләсә кайсы бүлмәдә гармонияле күренә. Тукыманың аскы кырыеннан идәнгә кадәр ара 1 дән 1,5 см га кадәр булырга тиеш.

Идәндә яткан пәрдәләр. Идәнгә матур итеп салынып төшүче тукыма зур, затлы һәм кыйммәт итеп бизәлгән интерьерларны тулыландыра. Мондый озынлыкның кимчелеге бер – бик тиз пычрана һәм җыештыруны кыенлаштыра, аларны һәрвакыт чиста тотам, дисәң,  идән юар алдыннан пөхтә итеп җыярга, ә аннары кабат урнаштырырга кирәк.

Пәрдәләрнең иң популяр варианты – идәннән 5-6 см яисә уч киңлегендә өстәрәк торучы тукыма. Мондый пәрдә озаграк чиста кала, җыештыруга комачауламый һәм пөхтә күренә. Ләкин әгәр өйдә  түшәм биек булмаса, мондый чаршау тагын да түбәнрәк күрсәтергә мөмкин.

Кыска пәрдәләр аш-су бүлмәсе һәм кечкенә бүлмәләр өчен туры килә. Тукымаларның оптималь озынлыгы – тәрәзә төбенә кадәр яисә бер-ике сантиметрга кыскарак. Ләкин кыскартылган модельләрне сайлаганда тукыманың төсен дә исәпкә алу мөһим. Артык караңгы яки бик якты пәрдәләр тәрәзә уемы киңлеген  “кисәргә" мөмкин.

Тәрәзә төбеннән 10-20 см түбәнрәк торучы пәрдә аш-су бүлмәсенә һәм мебель тәрәзәгә якын торган бүлмәләр өчен яхшы. Ләкин мондый пәрдәләр янында газ плитәсе, пешеренү панеле якын тормаска тиеш.

 

Фото: spalnidizajn.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас