+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
22 Май 2025, 10:45

Иң эссе җәй килә

Ә сез моңа ышанасызмы?

Иң эссе җәй киләИң эссе җәй килә
Иң эссе җәй килә

“Яндекс Погода” сервисы метеорологлары Русия буенча гадәттән тыш эссе һәм коры җәй көтелә, дип кисәтә. Синоптиклар фаразлары буенча, ил территориясендә 2025 елның җәй айлары гадәттәгедән 2-3 градус эссерәк булачак. Бу барлык эре мегаполисларга, шул исәптән Уфага да кагылачак.

"Узган ел белән чагыштырганда, максималь җылыну Ерак Көнчыгышта: Чукоткада, Хабаровск краенда, Магадан өлкәсендә, Камчаткада, Сахалинда һәм Якутиянең көньяк-көнчыгышында көтелә. Шулай ук, узган ел белән чагыштырганда, Көньяк һәм Урта Уралда, Ямал-Ненец һәм Ненец автоном округларында сизелерлек эссе булачак”, – диелә фаразда.

Узган елда да эссе җәй көтелүен фаразлаганнар иде, әмма Башкортстанга озайлы койма яңгыр килде. Соңгы 30 елда иң яңгырлы җәй булды, дип белдерделәр “Башгидрометүзәк” белгечләре. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бер айда 2,5 айлык норма туры килгән (251 процент).

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас