

Алдагы көннәрдә Җир шарын көчле магнит давылы каплаячак, дип кисәтә Федоров исемендәге Гамәли геофизика институты (ИПГ) галимнәре. Кояшта ялкынлы ут көлтәләре сибелгәннән соң, плазма болыты атылып чыккан, хәзер ул Җиргә таба хәрәкәт итә. Шуңа да яңа эш атнасы көчле магнит давылы йогынтысы белән башланачак.
Метеоүзгәрешләргә сизгер кешеләр аны дүшәмбе кичендә, 26 майда ук сизәчәк, ә иң көчле чоры атна уртасына туры киләчәк.
Магнит давылы көннәрендә кайбер кешеләрнең хәле начарланырга мөмкин, шуңа күрә “хәвефле” көннәрне алдан белеп, әзерләнеп кую яхшырак. Иң мөһиме, йокыгыз туйсын, күңелегез тыныч булсын, дөрес тукланыгыз, кофе яисә чәй урынына күбрәк чиста су эчегез.
Автор фотосы.