+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
25 Мая 2025, 06:10

Кара диңгез җылынмаган әле...

Роман Вильфанд  быел диңгездә кайчан су коенып булачагын фаразлады.

Кара диңгез җылынмаган әле...Кара диңгез җылынмаган әле...
Кара диңгез җылынмаган әле...

Краснодар краенда урнашкан Кара диңгездә быел кайчан су коенып булачак? Бу сорауга Русия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд җавап биргән.

Су коену өчен иң уңайлы температура +22 градус санала. Русиянең көньяк курортларында су коену сезоны июнь уртасыннан да иртәрәк булмаячак.


“Кояш энергиясе акрынлап Кара диңгез яр буендагы суларны җылыта башлады. Хәзерге вакытта температура су коену дәрәҗәсенә җитмәгән әле. Азов диңгезендә су тиз җылына, анда коену сезоны июнь башында ук ачылырга мөмкин. Кара диңгездә су температурасы коену өчен уңайлы 22 градуска июнь уртасында гына җитәр дип көтелә, ә Кырымда  - тагын да соңрак", -  ди белгеч.

Русиясенең көньягында һава температурасы нормадан бер-ике градуска артыграк булачак. Май ахырына кадәр +25тән +30 градуска кадәр җылы булачагы көтелә.


Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча Краснодар үзәге мәгълүматлары буенча, 24 май иртәсенә Кара диңгез Геленджик, Новороссийск һәм Анапа ярлары буенда +17 градуска кадәр җылынган. Туапседа +16, ә Сочида барлыгы +14 градус. Иң җылысы – Азов диңгезе. Анда диңгез суы +20 градуска кадәр җылынган.  

 

Автор фотосы.

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас