+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
3 июнь 2025, 09:50

Күршең булса, шундый булсын!

Стәрлетамакта яшәүче Гүзәл күршесен коткарган.

Күршең булса, шундый булсын!Күршең булса, шундый булсын!
Күршең булса, шундый булсын!

Стәрлетамакта яшәүче Гүзәл күршесен телефон мошенникларыннан коткарган. Бу хакта үзенең телеграмма-каналында шәһәр хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов хәбәр итте.

"Ул уяулык күрсәткән һәм күршесен җинаятьчеләр алдавыннан коткарган. Гүзәл күршесенең полиция хезмәткәре белән „хәвефсез исәпкә“ зур сумма акча күчерү турындагы шикле сөйләшүен итешеп, битараф калмаган. Мошенник белән сөйләшүне туктатып, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Аның битараф булмавы күрше хатынны зур суммада акча югалтудан саклап калган", - дип язган Эмиль Шәймәрданов.

Исегездә тотыгыз:  полиция хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратмый һәм акчаны “хәвефсез исәпкә” күчерүне сорамый. Әгәр шундый шалтырату була икән, димәк, бу – мошенниклар.

 

Фото:Эмиль Шәймәрданов, VK

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас