

Безнең әби-бабайлар бик дөрес фаразлар әйтеп калдырган бит. 5 июнь көнне кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң соң кыяр утыртмыйлар, дигән алар. Димәк, җәй башлана, дуслар.
Синоптиклар республикада алдагы ял көннәренә фаразларын җиткерде. “Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген республикада кыска вакытлы яңгырлар, төнлә урыны белән көчле яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнчыгышта явым-төшем булмачак. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, уртача, кайбер районнарда көчле тизлек белән исәчәк. Көндез һава температурасы +18,+23 градус булачак.
Җомга көнне, 6 июньдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +7,+12, көндез +20,+25 градус җылы булачак.
Шимбә көнне, 7 июньдә, явым-төшем көтелми, көньяк районнарда гына бераз яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +7,+12 градус, көндез +21,+26 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 8 июньдә, һава температурасы төнлә +19 градус, көндез +27 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем фаразланмый.
Автор фотосы.