+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
8 июнь 2025, 03:40

Тәм-томнар белән чәй эчәргә яратасызмы?

Мондый гадәт җитди авырулар барлыкка китерергә мөмкин.

Тәм-томнар белән чәй эчәргә яратасызмы?Тәм-томнар белән чәй эчәргә яратасызмы?
Тәм-томнар белән чәй эчәргә яратасызмы?

Кәнфит, пирожный һәм башка тәм-томнар белән чәй эчәргә ярата инде безнең халык. Әмма мондый гадәт җитди авырулар барлыкка китерергә мөмкин, дип белдерә табиб-терапевт, гастроэнтеролог Никита Харлов. Аның сүзләренә караганда, татлы десертлар кулланып, без үзебезне генә ашатмыйбыз.

"Тәм-томны кеше генә түгел, аның эчәклегендәге бактерияләр дә ашый. Димәк, артык углеводлар белән без микрофлораны ашатачакбыз һәм вакыт узу белән бу хроник инфекциягә китерергә мөмкин. Ә ул, үз чиратында, акрынлап иммунитетны юкка чыгарачак, шуның аркасында аңа тагын да күбрәк төрле авырулар өстәләчәк. Әйтик, кешедә баллы ризыклар фонында хроник тонзиллит яки артык бактериаль үсеш синдромы барлыкка килергә мөмкин", - дип аңлата табиб.

Тәм-томнарда булган углеводлар организмда инсулин дәрәҗәсен күтәрә, ди Никита Харлов. Ә бу симерүгә һәм икенче типтагы шикәр диабеты үсешенә китерергә мөмкин.

"Әгәр кеше чәй эчкәндә бик күп татлы ризык кулланса, вакыт узу белән артык гәүдә авырлыгы барлыкка килергә, симерүгә китерергә мөмкин”, —  дип ассызыклый белгеч.

Тәм-томнарны даими куллану тәм рецепторларына да тәэсир итә, дип билгели гастроэнтеролог.

Баш мие яраткан тәменең артык порциясенә ияләшә, ә башка ризыклар тәмсез тоела башлый. Тәм рецепторлары һәм баш мие тәм-томнар, пирожный, кәнфитләрдәге тәмне онытсын өчен күп кенә вакыт, хәтта берничә ай кирәк", — дип белдерә Никита Харлов.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас