+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
9 Июня 2025, 06:20

Сөял бакадан күчәме?

 Табиб сөял йоктырудан ничек сакланырга кирәклеген аңлатты.

Сөял бакадан күчәме?Сөял бакадан күчәме?
Сөял бакадан күчәме?

Элек безгә нәнәйләр бака тотма, кулыңа сөял чыгар, дип әйтәләр иде. Табиблар белдерүенчә, бу алай түгел икән. Табиб-косметолог, дерматовенеролог Анна Михайлова әйтүенчә, киң таралган фикергә карамастан, сөял кешегә бакадан күчми.

"Бу вирус белән инфекцияләнгән тире аша, мәсәлән, кул бирешкәндә яки гомуми куллану предметлары аша, уенчыклар, ишек тоткалары һәм башкалар ярдәмендә йогарга мөмкин. Шул рәвешле, аны теләсә кайсы урында йоктырырга була. Бакалар белән гөберле бакаларның моңа бөтенләй катнашлыгы юк. Тиредәге вак җәрәхәтләр һәм ялкынсыну аша да йогарга мөмкин", - ди белгеч.

Анна Михайлова сөялләр белән зарарлану ихтималын ничек киметү турында аңлатты.

"Җәмәгать урыннарында яланаяк йөрмәгез. Аякларыгызны коры хәлдә тотарга тырышыгыз. Бу очракта сыйфатлы аяк киеме ярдәм итәчәк. Маникюрны һәм педикюрны намуслы осталарда гына эшләтегез, алар стерильләштерелгән һәм шәхси инструментлар куллана. Тиешенчә туклану, яхшы йокы, чыныгу, стресслар булмау да ярдәмгә киләчәк”, - ди ул.

Элегрәк балалар хирургы Марина Тарасова балаларда сөялләрне һәм папилломаларны лазер, электр тогы яки гадәти хирургия ярдәмендә дәвалап була, дип сөйләгән иде.

 

Фото: pxhere.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас