+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
12 июнь 2025, 05:10

Ике яшькә кадәр туңдырма ашатмагыз!

Белгечләр аны бала рационына иртә кертергә ярамавын кисәтә.

Ике яшькә кадәр туңдырма ашатмагыз!Ике яшькә кадәр туңдырма ашатмагыз!
Ике яшькә кадәр туңдырма ашатмагыз!

Балачак фәнни-тикшеренү клиник институты табиблары ике яшькә кадәрге сабыйларга туңдырма ашатмаска киңәш итә. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балачак фәнни-тикшеренү клиник институты директоры Нисо Одинаева билгеләвенчә, туңдырмада шикәр һәм май күп, шикәр эчәклек микрофлорасы балансын бозарга, диабет һәм кариес үсеше куркынычын арттырырга, нерв ярсуына һәм кәеф үзгәрүчәнлегенә китерергә мөмкин. Май исә ашкайнату системасына зур йөкләнеш китерә.

Бала рационына бу продуктны ике яшьтән соң гына кертергә мөмкин, 1-2 чәй калагы порциясеннән башлау яхшырак. Бу вакытта туңдырма бераз эрегән булырга тиеш. Туңдырма сайлаганда сөт маен алмаштыргыч кулланылмаган ( БЗМЖ) һәм аз күләмдә өстәмәләр булганына өстенлек бирү яхшырак. Канда глюкоза һәм инсулинның кискен күтәрелүен булдырмас өчен балага туңдырманы атнага бер тапкыр бирергә мөмкин.  Бу ризыкны ашаганнан соң, десерт урынына куллану яхшырак. Туңдырманы йогурттан, җиләк-җимешләрдән узаллы әзерләргә дә була.

Туңырманың төсенә дә игътибарлы булыгыз. Акмай төсеннән алып саргылт төскә кадәр булуы яхшырак, чөнки анда буяуларны куллану мөмкинлеге бик аз. Шулай ук глазурьлы туңдырмадан баш тартыгыз, чөнки җитештерүче еш кына шоколадлы глазурьны үсемлек майларыннан ясый.

 

Фото:time.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас