+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
13 июнь 2025, 02:45

Бөтнек һәм мелисса...

Үләннәрнең кайсы шифалырак?

Бөтнек һәм мелисса...Бөтнек һәм мелисса...
Бөтнек һәм мелисса...

Беренче карашка, бөтнек (мята) һәм мелисса икесе дә бертөрле. Ике үлән дә хуш исле, тышкы кыяфәтләре дә охшаш. Әмма алар тышкы яктан да, сыйфатлары белән дә бер-берсеннән шактый аерыла. Бөтнекнең яфраклары шома, куе яшел төстә. Мелисса исә аксылрак, кытыршырак.

Бөтнек эфир майларына бай. Ул күңел болгануны киметергә, организмны уятып җибәрергә һәм ашкайнатуга ярдәм итә. Мелиссаның тәме әчерәк, анарда цитрус тәме бар. Ул кан басымын төшерә һәм тынычландыра торган сыйфатларга ия, йоклар алдыннан аеруча файдалы.

Ике үсемлекнең дә яфракларын кышкылыкка киптереп, хәтта туңдырып та саклап була.  Сезгә уянырга кирәк булса, чәйне бөтнек салып пешерегез. Ә инде нервыгызны тынычландырырга, борчылуыгызны киметергә, тынычлап йокларга телисез икән, мелисса белән чәй эчегез.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас