+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 июнь 2025, 09:45

Быел төче чия бигрәк кыйммәт!

Белгечләр моның сәбәбен аңлатты.  

Быел төче чия бигрәк кыйммәт!Быел төче чия бигрәк кыйммәт!
Быел төче чия бигрәк кыйммәт!

Быел кибет киштәләрендә җиләк-җимеш хаклары кыйммәт. Халык бигрәк тә төче чиянең әле булса хакы төшмәүгә зарлана.

 “Платформа ОФД” компаниясенең “Чек Индекс” аналитик үзәге мәгълүматлары буенча, агымдагы  елның маенда төче чиянең уртача бәясе 733 сум тәшкил иткән. Бу узган елның май аенда булган бәядән 12 процентка югарырак.

Илнең челтәрле кибетләрендә, шулай ук, чиягә бәяләр арту күзәтелә. Узган елның июне белән чагыштырганда, сәүдә челтәрләрендә төче чия уртача 26 процентка кыйммәтләнгән. Җәй башында бу җиләкнең килограммының уртача бәясе 667 сум тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, май кыраулары аркасында чиянең иртә сортлары зыян күргән. Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белдерүенчә, бу төрле агрокультураларның 100 мең гектардан артык чәчүлекләрен юкка чыгаруга китергән.

Русиядәге иң эре “Трюфельная долина”  чия бакчасы хуҗасы Владислав Коровин раславынча, кыраулар аркасында алар уңышның 40 процентын югалткан.

"Без уңышның 40 процентын югалттык. Төче чиягә бәяләрне түбәнрәк куяр идек, ләкин табышны югалткач, бу мөмкин түгел.  Без комсыз түгел, безгә чит ил бәяләренә яраклашырга гына кала", - дип сөйләгән Коровин “MSK1.RU” басмасына.

Хәзер Русия киштәләрендә Төркия, Әрмәнстан һәм Әзәрбайҗаннан китерелгән чия тәкъдим ителә. Киштәләргә акрынлап үзебезнең җимеш чыга башлый, ләкин күпләп сатулар соңрак башланачак. Ә барысы да иртә сортларны кыраулар юкка чыгару аркасында.

"Гадәттә төче чия май ахырында-июнь башында өлгерә. Ә без әле яңа уңыш җыя башлыйбыз, чөнки иртә сортлар юкка чыкты. Димәк, алар базарда бер атнадан гына барлыкка киләчәк", - дип аңлаткан Владислав Коровин.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас