+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 июнь 2025, 05:35

Җиргә көчле магнит давылы килә

Метеоүзгәрешләргә бәйле кешеләргә сак булырга кирәк.

Җиргә көчле магнит давылы киләҖиргә көчле магнит давылы килә
Җиргә көчле магнит давылы килә

Кояшта аномаль көчле ялкынлану булган, дип хәбәр итә Русия фәннәр академиясе матбугат хезмәте.

Бүген, 15 июньдә, Мәскәү вакыты буенча 02:01 сәгатьтә M6.8 классындагы көчле ялкынлану булган. Ул бу айда иң көчлесе . Ул безнең планетага куркыныч тудырмаса да, галимнәр алдагы ике тәүлектә Кояшта яңа кабынулар ихтималын фаразлый.

Моның белән бәйле рәвештә, Җиргә көчле магнит давыллары килә, элемтә һәм GPS белән өзеклекләр булачак, дип аңлата галимнәр. Шулай ук илнең барлык почмакларында Төньяк балкышларын күзәтергә мөмкин булачак.

Белгечләр метеоүзгәрешләргә бәйле кешеләргә күбрәк ял итәргә, су эчәргә киңәш итә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас