

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә эсседә туңдырма ашамаска киңәш иттеләр. Туңдырма – майлылыгы югары булган, организм өчен авыр үзләштерелә торган югары калорияле ризык, шуңа күрә эссе көннәрдә аны урамда ашарга киңәш итмиләр. Бу хакта ЦУРга биргән интервьюсында төбәк буенча “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Казак сөйләде.
Ведомство башлыгы билгеләвенчә, кешенең иммун системасы эсседә күтәренке рухны саклауга һәм югары температурага каршы торуга юнәлдерелгән. Эскимо һәм пломбир исә аны "читкә юнәлтә" һәм салкын тию яисә кискен респиратор авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
"Туңдырма ашаганда без организмны эчтән суытабыз, иммун системасы ризыкны актив эшкәртүгә юнәлтелә, һәм соңрак без авырулардан зыян күрергә мөмкинбез. Эсседә туңдырма ашау вакытында лайлалы тышчаларның суынуы ОРВИ китереп чыгара, һәм кайвакыт нәкъ җәй көннәрендә авыручылар санының артуын күрәбез", – диде Анна Казак.
Автор фотосы.