+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
19 июнь 2025, 05:50

Путинның оныгы кытайча сөйләшә

Ил башлыгы беренче тапкыр үзенең оныгы турында сөйләде.

Путинның оныгы кытайча сөйләшәПутинның оныгы кытайча сөйләшә
Путинның оныгы кытайча сөйләшә

Русия Президенты Владимир Путин беренче тапкыр үзенең оныгы турында сөйләде. Ул кызның кытайча иркен сөйләшүен билгеләп үтте.

«Мин кайбер якын кешеләрем, туганнарым кытай телен өйрәнә дип әйткәндә, үземнең оныгымны искә алдым. Оныгым Пекиндагы тәрбияче белән кытай телендә иркен сөйләшә ", — дип билгеләде дәүләт башлыгы Халыкара мәгълүмат агентлыклары вәкилләре белән очрашуда.

Кызының әле 2000 еллар башында ук үзе теләп кытай телен өйрәнә башлавы турында ачыклык кертте ул. Путин билгеләвенчә,  аның бу телне дә өйрәнәсе килгән. Ул укытучы яллап, кытай телен өйрәнә башлаган. Хәзер инде ил башлыгының оныгы да бу телдә бик иркен аралаша.

Фото: РИА «Новости»

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас