

Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең Ленин районында яшәүче пенсионер хатын “Роскомнадзор”дан шалтыраткан ялган хезмәткәргә ышанып, банкка йөгергән һәм исәбендәге барлык акчаларны салдырган. Аны “Акчаларыңнан колак кагачаксың”, дип ышандырганнар.
Пенсионерга булган барлык акчасын "хәвефсез" исәпкә күчерәсе генә калган була. Телефоннан сөйләшкән бик “ярдәмчел” мошенник хәтта эшне тизләтү өчен өлкән яшьтәге хатынга такси чакырта. Банкомат янында, купюраларны инде салам дигәндә, аны таксист туктата һәм моны эшләмәскә күндерә.
Зинһар, банкомат зонасында якын-тирәдәгеләргә, бигрәк тә бер үк вакытта телефоннан сөйләшүче һәм кемнеңдер күрсәтмәсе буенча банкоматка акча салырга тырышучы пенсионерларга битараф булмагыз. Алар янына килеп, сөйләшегез, сорашыгыз, ялгыш адымнардан саклап калыгыз.
Фото: sarnovosti.ru