+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 Июня 2025, 09:40

Талпаннан сак булыгыз!

Башкортстанда хәвефсез җәйге сезон мәсьәләләре буенча брифинг узды.

Талпаннан сак булыгыз!Талпаннан сак булыгыз!
Талпаннан сак булыгыз!

Талпаннардан ничек сакланырга һәм ул тәнгә кадалса, нишләргә? Башкортстанда хәвефсез җәйге сезон турында брифингта бу мәсьәлә дә күтәрелде.

Башкортстан территориясе талпан вируслы энцефалиты белән авыру буенча эндемик төбәк булып тора. Җәйге чорда халык сәламәтлегенә зыян китерә торган талпаннар активлыгы сезоны дәвам итә.

20 июньгә безнең төбәктән 7829 кеше, шул исәптән 2778 бала медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Иксод талпаннары таратучы инфекцияләр белән авыруны киметү максатында республикада профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар комплексы оештырылган.

Бүгенге көнгә республикада талпаннарга каршы чаралар 4050,1 гектар мәйданда башкарылган, шул исәптән җәйге сәләмәтләндерү учреждениеләрендә – 1322,5 гектар, Уфа шәһәре территориясендә – 1208,6 гектар, шул исәптән 555 гектар (парклар, скверлар).

Табигать кочагында булганда, талпаннар һөҗүменнән сакланыгыз. Киемне, баш һәм аяк киемен дөрес сайлау мөһим. Талпаннар сикермиләр һәм очмыйлар, ә үлән һәм ботаклардан киемгә ябышалар, шуңа күрә тәннең ачык урыннары никадәр азрак булса, тешләү мөмкинлеге шулкадәр азрак. Киемегез тыгыз тукымадан тегелгән булсын. Ачык төстәге һәм бер төсле киемгә өстенлек бирегез — андыйда талпанны күрү җиңелрәк.

Кием эшкәртү өчен махсус акарицид һәм репеллент чаралар кулланыгыз.

Урманнан чәчәкләр алып кайтмагыз, аңа талпан ияреп кайтырга мөмкин.  Кайткач та, кием-салымны, өс-башны тикшерегез. Шулай ук урамда йөргән йорт хайваннарын да карарга кирәк. 

Тәндә кадалган талпан табылса, медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр мөмкинлек булмаса, җеп белән алып ташлагыз. Әгәр тән температурасы күтәрелсә, хәлсезлек барлыкка килсә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

Талпанны Гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм аның филиаллары лабораториясенә мөмкин кадәр иртәрәк тапшырырга кирәк. Дәвалау талпанны тикшерү нәтиҗәләренә бәйле. Лабораторияләрнең адресларын һәм эш графигын sesufa.ru. сайтыннан белергә мөмкин.

 

Фото: ruzaregion.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас