+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
21 июнь 2025, 04:55

Баланың характеры ничә яшьтә формалаша?

Белгечләр әйтүенчә, аннан соң аны берничек тә үзгәртеп булмый.

Баланың характеры ничә яшьтә формалаша?Баланың характеры ничә яшьтә формалаша?
Баланың характеры ничә яшьтә формалаша?

Кеше характеры гомеренең беренче өч елында формалаша. Өч яшендә үк баланың үз-үзен тотышы киләчәктә аның характеры нинди булачагын билгели. Бу фикерне галимнәрнең күпьеллык тикшеренүләре раслаган, аның нәтиҗәләре күптән түгел генә басылып чыкты.

1975-1976 елларда Лондон психиатрия институты галимнәре меңләгән өч яшьлек балаларның үз-үзләрен тотышын тикшергән. Аларны күзәтеп, “яхшы җайлаша", "тотып тыйгысыз", "үз-үзенә ышанган", "бик акрын" яисә "тыйнак" күрсәткечләре буенча бәяләгәннәр. Галимнәр шәхси тестларны шул ук кешеләргә 26 яшь тулгач янә үткәргәннәр. Ни гаҗәп, барлык күрсәткечләр элеккеге дәрәҗәдә калган.

Өч дистә елга якын вакыт эчендә аларның характер сыйфатлары үзгәрмәгән диярлек. Мәсәлән," үз-үзенә ышанган" балалар үсеп җиткәч тә "тыйнакларга" караганда күпкә энергияле булуларын күрсәткән.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас