

Башкортстанда агымдагы елның 1 гыйнварыннан 22 июньгә кадәр дөньяга килгән сабыйларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Мәгълүматларны ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.
Сервис мәгълүматы буенча, яңа туган сабыйларның иң сирәк кызлар исемнәре Дзерасса, Афрузабегим, Юлгиза, Нурзидә һәм Арифа булган. Малайларга сирәк очрый торган Гөлмәмад, Абдурахман, Игнат, Оятулло һәм Данте исемнәре биргәннәр.
Кызлар арасында иң популяр исемнәр Әминә (188), Амелия (184), Эмилия (172), Ева (170) һәм София (167) булган. Малайларга исә Әмир (242), Эмир (184), Марк (168), Тимур (166) һәм Мирон (163) исемнәре бик еш кушыла.
Автор фотосы.