

Эт тешләгән очракта ничек беренче ярдәм күрсәтергә? Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белгечләре котыру чирен йоктыру куркынычын киметү өчен мондый очракта тиз эш итәргә киңәш итә.
Тиз арада яраны сабынлап, 10 минут дәвамында агып торган су астында юыгыз.
Яраның читләрен антисептик белән эшкәртегез (йод, спирт, хлоргексидин, фурацилин).
Яраны кысып, кан чыгарыгыз. Бу вирусның организмга эләгү куркынычын киметәчәк.
Яраны тулысынча каплау һәм аны инфекциядән саклау өчен коры стериль марля кулланыгыз.
Мөмкин кадәр тизрәк ашыгыч ярдәм чакыртыгыз яисә травматология пунктына үзегез барыгыз.
Әгәр кеше ашыгыч ярдәм килгәнче аңын югалса, аны кырые белән яткырыгыз.
Фото: amur.life