

Карлыган яфраклары салып әзерләнгән чәй тәмле генә түгел, туклыклы матдәләрнең файдалы чыганагы да. Мондый чәй иммун системасын ныгытырга, инфекцияләрне булдырмаска һәм холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Карлыган яфракларының төп өстенлеге – аларда С витамины күп.
Моннан тыш, карлыган яфраклары организмдагы ялкынсынуны киметергә, баш мие һәм хәтер функциясен яхшыртуга ярдәм итә.
Яфрак җыю өчен иң яхшы вакыт – яз яки җәй башы, алар хуш исле булганда.
Яфракларны пешергәнче агып торган су астында яхшылап юарга кирәк. Аннары яфракларны чәйнеккә салыгыз, чәй, су кушыгыз һәм кайнау кергәнче тотыгыз. Уттан алганнан соң, 5-10 минутка калдырыгыз. Озаграк пешергән саен, карлыган яфрагының исе һәм тәме көчлерәк булачак.
Автор фотосы.