+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
2 июль 2025, 05:45

Ашаганнан соң чәй эчәсезме?

Космонавтлар өчен дөрес туклану системасы булдырган табиб өч киңәш бирә.

Ашаганнан соң чәй эчәсезме?Ашаганнан соң чәй эчәсезме?
Ашаганнан соң чәй эчәсезме?

Табиб Иван Неумывакин космонавтлар өчен дөрес туклану системасы булдырган билгеле кеше. Ул организм сәгать кебек эшләсен өчен берничә киңәш бирә.

Беренче кагыйдә – ашаганнан соң бернинди сыеклык эчәргә ярамый. Төшке аштан соң ук чәй яки су эчү – иң төп хата, ди табиб. Сыеклык ашказаны сутын сыекландыра. Нәтиҗәдә, ризык эшкәртелми, ә чери. Организм файда  урынына токсиннар, эч кабару, арыганлык ала.

“Иң яхшысы –  ашар алдыннан 30 минут алдан һәм ашаганнан соң ким дигәндә бер сәгатьтән соң гына эчегез”, – ди табиб.

Икенче киңәш  – бик яхшылап чәйнәгез.

"Авыз-ваклагыч. Ашарганы эчәргә кирәк", – ди доктор.

Бер кашык ризыкны авызга капкач, 30-50 чәйнәү хәрәкәте ясагыз. Югыйсә, ашказаны үзенә төшкән ризыктан файдалы матдәләрне алырга азапланып, хәлдән таячак.

Лайфхак: чәйнәгән арада кашык-чәнечкегезне өстәлгә куегыз. Өч тапкыр кимрәк порция белән тамагыгыз тук булачак.

Өченче киңәш – су эчегез.

Чәй, кәһвә, газировка түгел. Алар организмны сусызландыра. Нәтиҗәдә, баш мие эшчәнлеге бозыла, иммунитет төшә.

Суны ничек дөрес эчәргә:

*иртән ач карынга 1-2 стакан су эчеп куегыз;

* ашыйсыгыз килсә, башта су эчегез, вак йотымнар белән. Сезнең ашказаныгыз чүплек түгел.

Ризыкка чәй салмагыз, кисәкләр белән йотмагыз, чиста суны суррогатларга алыштырмагыз. Һәм сез һәрвакыт сәламәт булырсыз.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас