+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
2 июль 2025, 04:35

Ай мөгезенә "чиләк элеп" буламы?

Бүген күктәге Айны күзәтеп, һава торышын алдан белеп була.

Ай мөгезенә "чиләк элеп" буламы?Ай мөгезенә "чиләк элеп" буламы?
Ай мөгезенә "чиләк элеп" буламы?

Бүген 2 июль сынамышларына игътибар итегез әле, дуслар. Әгәр Ай мөгезенә "чиләк элеп" булса - көннәр коры торыр. "Чиләк элеп" булмаса - яңгырга, дигән борынгылар.
3 июль - Әгәр бу көнне үрмәкүч ятьмәләрен таратмаса, яңгыр явар. Тагын үрә башласа, һава торышы яхшыга үзгәрә.
4 июль - Әгәр җил төшкә кадәр бер якка исеп, төштән соң юнәлешен борса, көннәр әйбәт торыр.
5 июльдә яңгыр яуса, икмәк уңар.
6 июльдә сандугач тавышы ишетелмәсә, арпа суктыра башларга мөмкин.
7 июльдә мул чык - мул кыяр уңышына.
8 июльдә яңгыр явып үтсә, умартачылар өчен уңышлы ел: бал уңа.
9 июльдә яңгыр яуса, сентябрь ае буе яңгырлы булыр. Әгәр көн кояшлы булса, бер атна буе шундый һава торышы сакланыр.
10 июльдә яңгыр яуса, Әбиләр чуагы "елак" булыр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас