+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 июль 2025, 05:00

Йөзем, күрәгә тешләрне боза...

Теш табибы киңәшләренә колак салыгыз.

Йөзем, күрәгә тешләрне боза...Йөзем, күрәгә тешләрне боза...
Йөзем, күрәгә тешләрне боза...

Цитрус сутлары организм өчен файдалы, әмма тешләрнең матурлыгын һәм сәламәтлеген боза, дип кисәтә теш табибы Артем Харламов. Белгеч тешләргә зыян китерә торган башка ризыклар турында да сөйләде.

Теш табибы билгеләп үткәнчә, киң таралган фикергә каршы, барлык витаминнар да файда китерми. Бу аеруча витаминлы спорт эчемлекләренә һәм чәйни торган таблеткаларга кагыла. Аның сүзләренчә, спорт эчемлекләренә витаминнардан тыш шикәр һәм кислоталар да өстәлә.

Цитрус җимешләре һәм сутлар бик файдалы, ләкин аларда күп күләмдә лимон кислотасы бар, дип кисәтә ул, шуңа күрә аларны кулланганнан соң авызны чайкатырга кирәк. Өйдә агарту өчен дә тешләрне лимон белән ышкырга ярамый.

Табиб искәрткәнчә, йөзем, күрәгә һәм башка киптерелгән җиләк-җимешләр файдалы булса да, тешләргә зыян китерә, чөнки алар ябыша торган татлы конфетлар кебек үк.

"Тешләргә ябышкан һәм чистарту авыр булган карамельләрдән, ирислардан баш тартырга кирәк. Тәм-томнар кулланганда төп кагыйдәне истә тотыгыз: мондый ризыклар авызда мөмкин кадәр азрак вакыт булырга тиеш”, — ди белгеч.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас