

Уфаның Аксаков паркындагы буада битараф булмаган кешеләр кармак ыргагын йоткан аккошны күреп, Бердәм дисперчерлык хезмәтенә шалтыратканнар. Мәгълүматны “Пин һәм Пуф” кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Кошны буадан тотып шәһәр ветеринария станциясенә китергәннәр. Рентген-тикшеренү уздырганнан соң, аккошның ике атна элек кармакның "грузигын" да йотканлыгы ачыкланган. Ул вакытта парк хезмәткәрләре җепне кисеп алганнар, ә "грузик" эчтә калган. Кошның тагын берничә ят әйбер йотуы ачыкланган. Белгечләр әйтүенчә, кармак ыргагын операциясез чыгарып булмаячак. Шуңа күрә кошка газ наркозы астында операция ясаячаклар.
Үзәк җитәкчесе Дмитрий Стрельников билгеләвенчә, аккошны табиб-орнитолог беркайчан да карамаган.
"Әлегә авыз куышлыгында тырпаеп торган җепнең очын фиксацияләргә киңәш иттеләр, аны бөтенләй йотып куймасын өчен. Без кошны үзебезгә алмадык, чөнки аның хуҗалары бар һәм вакытлыча тоту өчен алардан гариза булмады. Кош шәһәр Горзеленхоз хуҗалыгы хезмәткәрләренә кайтарылды. Ни өчен парктагы буага балыкчыларга һәм сукбай этләргә ирекле керү мөмкинлеге бар, монысы ачык сорау”, - дип билгеләгән Стрельников.
Фото:видеодан скрин