

Сатуда Әстерхан карбызлары күренә башлады. Бу чынмы, әллә сату барсын өчен ялганлаумы?
Еш кына “Әстерхан карбызы” исеме астында башка төбәкләрдән, хәтта илләрдән китерелгәнне саталар. Әстерхан өлкәсендә карбыз уңышын җыя башлаганнармы соң әле? Бу сорауга җавапны өлкә губернаторы Игорь Бабушкин үзенең телеграм-каналында җавап биргән.
Аның сүзләренчә, Әстерхан өлкәсендә чыннан да иртә өлгерә торган карбызны җыю башланган.
“Быел иртә өлгерүче бахча культураларын җыю озакка сузылган салкынча һава торышы һәм чагыштырмача эссе булмаган җәй аркасында бераз артта калып бара. Гомумән алганда, быел өлкә буенча 300 мең тонна җыеп алырга уйлыйбыз, дигән Игорь Бабушкин.
Кыскасы, Әстерханда карбыз җыя башлаганнар. Тик ул безнең төбәккә килеп тә җиткәнме? Монысы – ачык сорау...
Фото: gazeta.ru