+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
8 Июля 2025, 10:25

Кызыл карлыганнан джем

Бик уңайлы һәм тиз ясала торган кайнатма.

Кызыл карлыганнан джемКызыл карлыганнан джем
Кызыл карлыганнан джем

Юылган, суы саркытылган 1 кг кызыл карлыганга 1 кг шикәр комы салабыз. (Карлыган әче булса, 1,5 кг шикәр салырга була). Шикәре эрегәнче яхшылап болгатабыз. Аннары утка куеп, 8-10 минут кайнатабыз. Шул вакытта болгатып торырга, өстенә җыелган күбеген алырга кирәк.

Уттан алгач, кайнар килеш сөзгеч аша чыгарабыз. Хәзер кайнатманы әзер стериль банкаларга салып чыгабыз. Капкач каплыйбыз, ләкин ныгытып, борып куймыйбыз. Бу эшне джем суынгач, иртәгәсе көнне башкару яхшырак.

Әлеге рецепт буенча кайнатма бик тәмле, желе сыман була.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас