

Җыештырылган, пөхтә өйгә кайтып керү үзеңә дә, килеп кергән кунагыңа да күңелле. Әмма алты начар гадәт йортны җыйнаксыз итеп күрсәтергә мөмкин.
Беренчесе – иртән җыймыйча киткән карават. Бигрәк тә җәелгән диван зур урынны биләп, бүлмәне тар һәм җыйнаксыз итеп күрсәтә.
Икенчесе – аш-су өстәлендә әйбернең күп булуы. Кулланмый торган савыт-саба, көнкүреш техникасы, тоз-борыч, шикәр савытлары аш бүлмәсен ямьсезли. Өстәл өсте буш булса, бүлмә зуррак, пөхтәрәк күренә.
Өченче гадәт – ишек төбендә аяк киемнәрен тезеп куюИшектән керүгә, тезелешеп киткән туфлиләр, ботинкалар бүлмәнең җыйнаксызлыгын күрсәтеп тора. Аяк киемнәрен куяр өчен тар гына шкафлар сатыла, алар иң тар бүлмәне дә артык биләми, урынны күп алмый, ә үзләренә әллә ничә пар аяк киеме сыя.
Дүртенче гадәт – өс киемен ачык элгечкә кую. Күп вакыт ул элгечләрдә сезонга туры килмәгән киемнәр дә өелеп тора. Шуңа да кимәгәннәрне вакытында шкафларга алып куегыз.
Бишенче гадәт – өйне ялларда гына җыештыру. Йортта һәрвакыт тәртип булсын өчен ялларны көтәргә кирәкми. Сирәк җыештыру вакытны һәм көчне күбрәк тә ала әле.
Алтынчы гадәт – өйдә искергән, таушалган әйберләрнең күп булуы. Әйтик, искереп, тапталып беткән тапочкалар. Шулай ук, аш-су, ванна бүлмәсендәге төсе уңып, таушалып беткән сөлгеләр дә бүлмәне җыйнаксыз итә.