

Бакалы районының Иске Балыклы авылында гадәти булмаган вакыйга булган. Чыңгыз исемле 10 яшьлек малай ана сарык якын китермәгән бәрәнне сыендырган. Бу хакта "Моя Уфа" телеграм-каналы хәбәр итә.
Хәзер сарык бәтие үзенең коткаручысыннан аерылмый, әнисенә ияргән кебек, аның артыннан бер адым да калмый икән. Бәрәнне шешәдән ашаталар. Дуслар бер-берсеннән шулкадәр аерылгысыз, хәтта футболны да икәү уйныйлар. Видеоязмадан күренүенчә, дүртаяклы дусты тупны тоягы белән тибә яисә башы белән этеп җибәрә.
Шунысы игътибарга лаек, бу инде беренче генә очрак түгел. Узган елда да шундый ук хәл булган. Анда да Чыңгыз бәрән белән дуслашкан була. Игелекле, кайгыртучан малай икән Чыңгыз, әфарин!
Фото: видеодан скрин