+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
11 Июля 2025, 03:45

Печенье белән чәй эчәргә яратасызмы?

Табиб-диетолог киңәшләренә колак салыгыз.

Печенье белән чәй эчәргә яратасызмы?Печенье белән чәй эчәргә яратасызмы?
Печенье белән чәй эчәргә яратасызмы?

Печеньены балалар да, өлкәннәр дә бик яратып ашый. Бу ризык озак саклана, коры һәм пычранмый. Ләкин проблема шунда ки, бу сәламәт туклану ризыгы түгел.

“Печеньены шикәр һәм май кушып ак оннан әзерлиләр, — дип сөйли туклану һәм биотехнология үзәге табиб-диетологы Татьяна Солнцева. — Ак он һәм шикәр организм өчен артык югары углеводлы булуы белән бердә файдалы түгел. Моннан тыш, печеньега, башка кондитерлык ризыкларына кебек үк, еш кына гидрогенизацияләнгән майлар өстәлә, аларда транс-изомерлар бар, ә бу бик зарарлы майлар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мондый компонентларны ризыктан алырга чакыра, чөнки алар йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм башка авырулар үсешенә китерергә мөмкин. Хәзерге вакытта ризыкларда 2-3 граммга кадәр шундый май рөхсәт ителә. Ләкин аларны бөтенләй кушмаска кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәрендә шулай язылган”.

Шулай да, бу десерттан баш тарту бик авыр. Без балачактан ук сөт белән печенье ашарга яратабыз. "Әйе, печенье кәефне күтәрә, энергия бирә ала, чөнки ул югары углеводлы ризык һәм туклыклы матдәләрнең тиз чыганагы. Шуңа күрә аннан бөтенләй баш тартмаска, ә бик зыянлы булмаган вариантларны сайларга мөмкин”, — дип билгеләп үтә диетолог.

Печеньены файдалы итә торган өч ингредиент бар:

- онның тулы бөртекле сорты— клетчатка, минераллар һәм витаминнар чыганагы;

- чикләвек һәм кипкән җимешләр — анда клетчатка, антиоксидантлар, минераллар бар;

- кара шоколад— антиоксидантлар чыганагы.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас