

Майсыз, майлы эремек яисә эремчек массасы – аларның кайсы файдалырак? Белгечләр әйтүенчә, көндәлек куллану өчен майлылыгы 2 дән 9 процентка кадәр булган эремчек яхшы. Әгәр дә сез ябыгырга телисез икән, 5 процентлы эремчек яхшы вариант булачак. Әмма, хәтта диета вакытында да тулысынча майсызландырылган эремчеккә күчәргә кирәкми. Ике атнага бер тапкыр майлылыгы 18 процент булган эремчек ашарга мөмкин.
Балалар өчен, шулай ук сәламәт рационда булганнар өчен иң яхшысы – майлылыгы 9 процент булган эремчек. Кайвакыт менюны төрлеләндерү өчен 18 процентлысын өстәргә була. Исегездә тотыгыз: организм бер ашауда 25-30 граммнан да артык аксым үзләштерә алмый, шуңа күрә 130-200 грамм эремчек җитә.
Эремчекне ничек дөрес ашарга?
Эремчек сөт ризыклары белән бик яхшы яраша. Тәмен яхшырту һәм файдасы күбрәк булсын аңа каймак өстәгез. Мәсәлән, бер кашык каймак белән 5 процентлы 100 грамм эремчек кальций, А, D һәм В группасы витаминнары булган бик яхшы иртәнге аш булачак.
Әгәр сез татлы ризык телисез икән, эремчеккә кара җимеш, күрәгә яисә йөзем өстәгез. Балаларга җиләк-җимеш салырга һәм блендерда болгатып, бик тәмле эремчек массасы әзерләргә була.
Шуны да искә алыгыз: әгәр эремчекнең яраклылык вакыты 7-10 көннән артып китә икән, димәк, аның составында табигый булмаган өстәмәләр күп.
Автор фотосы.