

Ихатадагы кош-кортларга карап, һава торышының нинди булуын алдан фаразларга була. Шундый сынамышларны сез дә искә алганыгыз бармы? Аларның берничәсен сынап карагыз әле, дуслар.
Кояш баегач әтәч кычкырса, көн аяз булыр.
Яңгыр яуганда әтәч кычкырса — яңгыр туктауга.
Әтәч вакытсыз кычкырса, явым-төшем булыр.
Тавыклар бер якка карап кына утырсалар, аязыта.
Тавыклар озак йокламаса, яңгыр ява.
Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була.
Каз тешен шакылдатса, боз-борчак явар.
Яңгыр алдыннан күркәләр җирдә аунар, кагыныр.
Яңгыр явасы, көн бозыласы булса, казлар, үрдәкләр су өстендә җәяү йөгерер.
Автор фотосы.