+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
13 Июля 2025, 08:50

Кер юу машинасы киемнәрне агартмый

Ә сез порошокны дөрес саласызмы?

Кер юу машинасы киемнәрне агартмыйКер юу машинасы киемнәрне агартмый
Кер юу машинасы киемнәрне агартмый

Автомат кер юу машинасында керләр агармый. Машинасы да яңа, порошогы да яхшы. Ә сәбәбе нидә? Еш кына хуҗабикәләрне шул сорау борчый.

Белгечләр әйтүенчә, төп проблема – машинадагы юу чаралары салына торган бүлекләрне дөрес кулланмау. Кер юу машинасы контейнерында өч бүлек бар, аларның һәрберсе аерым функция башкара. Беренче бүлек (I яисә A дигән тамгасы бар) бары тик җебетеп кую, алдан кер юу (предварительная стирка) өчен генә каралган – аны көчле пычранулар вакытында, мәсәлән, бакчада эшләгәннән соң кулланалар. Әгәр дә машинаны тиешле режимга куймыйча гына порошокны монда гына салсаң, чара юылып кына алыначак.

Төп юу чарасы икенче бүлеккә (II яисә B) салынырга тиеш – нәкъ менә монда гади кер юу өчен порошок яисә гель салына.

 Чәчәк сурәте төшерелгән өченче бүлек  кондиционер өчен махсус булдырылган.

Ничек дөрес кер юарга?

Гади кер юу → порошок икенче бүлеккә салына.

Җебетү, алдан кер юу → беренче һәм икенче бүлекләргә порошок салына.

Тиз юу → гель яисә порошок икенче бүлеккә  салына.

Кондиционер → өченче бүлек.

Лотокны даими чистарту һәм инструкцияләрне игътибар белән өйрәнү кер юуның сыйфатын яхшыртырга гына түгел, ә машинаның хезмәт итү вакытын озайтырга да ярдәм итәчәк.

Искәрмә: кайбер очракларда, лотоктагы бүлекләргә кер юу чарасын салу, югарыда сүз барган принциптан аерылырга мөмкин. Шуңа да иң элек кер юу машинасының инструкциясен җентекләп өйрәнергә кирәк.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас